17 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 47нче кадет мәктәбе базасында кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары директорлары өчен Республикакүләм семинар-җыелыш узды. Семинар барышында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләре үсеше мәсьәләләре, тәрбияләнүчеләргә әхлакый тәрбия бирү хакында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл вакытында кадет мәктәпләре өчен уку планы эчтәле буенча, “Гражданнарны Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә әзерләү” Карарын оештыру, гамәлгә ашыру һәм киләсе уку елына эшне планлаштыру буенча методик консультацияләр үткәрелде.