Казанда бер балалар бакчасына 246 сабый туры килә. Бу - илдәге 1 миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында җиденче күрсәткеч.
Балалар бакчасы белән тәэмин ителеш буенча шәһәрләр рейтингын 2ГИС белешмә сервисы төзегән. Шул ук вакытта бер балалар бакчасына туры килгән уртача балалар саны исәпкә алынган. 2ГИС мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиянең 15 зур шәһәрендә 7300 балалар бакчасы эшли, уртача алганда, аларның һәркайсына 1дән 6 яшькәчә 250 бала туры килә.
Рейтинг башында Санкт-Петербург тора. Төньяк башкалада бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 199 бала туры килә. Икенче урында Екатеринбург - 209 бала. Тагын бер Урал шәһәре - Чиләбе өченче урында, анда бер балалар бакчасында, уртача алганда, 222 сабый тәрбияләнә. Баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениегә җиңелрәк урнаштырып булган калалар бишлегенә Түбән Новгород белән Самара да кергән. Мәскәү - 7нче урында - башкалада бер балалар бакчасына 259 сабый туры килә.
Омскида балалар бакчасына кытлык аеруча зур. Анда бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасына 336 бала туры килә. Себернең иң зур шәһәре - Новосибирск 9нчы урынны биләгән (362 бала).