К(П)ФУ һәм А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ беренче курс студентлары кабаттан БДИ тапшырачак

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

29-31 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник институтының беренче курс студентлары арасында БДИ-2014 контроль үлчәү материаллары буенча мәктәп программасы үзләштерүдән калган белемнәр мониторингы уздырылачак. БДИны кабаттан  юридик, физика-математика һәм медицина факультетларының, 2014 елда БДИ тапшырган һәм җыйган балларының күләменә карамастан, барлык беренче курс студентлары да тапшырачак. Белемне бәяләү 4 фән буенча узачак: рус теле (юридик факультет студентлары өчен), физика (физика-математика факультеты), биология һәм химия (медицина факультеты). Студентларга биремнәрнең теге яки бу вариантына логин һәм пароль биреләчәк. Алга таба биремнәр компьютерда башкарыла.  Мониторингны оештыручы - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International