27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр уза.
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм профессиональ әзерләү академиясе тарафыннан әзерләнгән методик тәкъдимнәр академия сайтында “Тәкъдим итәбез” дип аталган бүлектә урнаштырылган http://www.apkpro.ru/content/category/34/113/.
Россия Федерациясе Федераль Җыены Советы ярдәме белән онлайн-мәйдан булдырылган http://runet-id.com/event/safetylesson14. Укытучылар сайтта теркәлеп дәресне үткәрү өчен актуаль материаллар турында мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия була һәм «Поколение NEXT.ДЕТИ 2014» (http://runet-id.com/event/next2014) конференциясенең онлайн-трансляциясен карый ала. Әлеге конференция кысаларында 27 октябрьдә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында дәресләргә старт биреләчәк.