24 октябрьдә Казанның Идел буе балалар йортында “Ума палата” интеллектуаль-үсеш уенының республика этабы үтте. Әлегә чарада Татарстан Республикасының сигез балалар йортыннан 40ка якын бала катнашты. “Ума палата” уенының төп максаты – интернатлы учрежденияләрдә тәрбияләнүче балаларның мәдәни һәм мәгрифәтле үсешен арттыру, шулай ук үзлектән үсеш стимулын булдыру, мәдәнияткә, фәнгә һәм мәгарифкә кызыксыну уяту. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Казанның Идел буе балалар йорты командасы 7-8 ноябрьдә Пермьда узачак финал ярышларында республикабыз данына яклаячак.