Татарстанда яшь биологлар турниры узды

2014 елның 26 октябре, якшәмбе
24-26 октябрьдә “Костер” республика балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында Татарстан яшь биологларының IV Республика турниры узды. Бөтенроссия турнирының региональ этабы булган ярышларда 8-11 сыйныф укучылары катнашты.
Сайлап алу турында катнашкан 43 командадан киләсе турга Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Арча, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Актаныш һәм Азнакай муниципаль районнарыннан 18 иң яхшы команда гына үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International