Татарстан делегациясе тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Бөтенроссия форумында катнашты

2014 елның 24 октябре, җомга

Татарстан дилегациясе составында балаларын тәрбиягә алган җиде гаилә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Бөтенроссия форумында катнашты.  Алар федераль ведомство җитәкчеләре белән уллыкка, опекага, тәрбиягә алучыларга ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Чарада Россиянең барлык регионнарыннан меңнән артык кеше катнашты. Форум барышында Казанда декабрь аенда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең региональ форумы узачагын хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта Татарстанда 1500 тәрбиягә бала алган гаилә бар, аларда 2600 бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International