2014 елның 15-21 ноябрендә Крутушка бистәсендә “Байтик” компьютер лагеры базасында ИТ-парк белән берлектә оештырылган IT-Jump республика проекты кысаларында “Web-программалау” буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена
үткәрелә.
Смена программасында:
• заманча Web-технологияләр (HTML, CSS, JavaScript, jQuery, PHP, MySQL), Интернет-проектларны үстерү, проектлар дизайны һәм методы, мәгълүматны саклау, икътисади аналитика буенча мастер-класслар;
• командада эшләү буенча тренинглар һәм проектларны яклау;
• проектлар буенча эшләү һәм проектлар конкурсы;
• ИТ-паркка экскурсия.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ИТ-парк” белән берлектә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Сменада катнашыр өчен заявкаларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:
bronp@mail.ru , заявка формасын “Байтик” лагеры сайтыннан алырга мөмкин www.baytik-kazan.ru
Белешмәләр өчен телефон 8 (843)225-54-45
Смена буенча мәгълүматларны түбәндәге телефон номерлары буенча шалтыратып белешергә мөмкин: 8 (84365)75-5-03, 8 (906)110-21-57 Демагина Татьяна Ильинична, Гаязова Лилия Лаззатовна