Бүген, 30 октябрьдә Казанда Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләре, имтихан кабул итү пункты җитәкчеләре һәм БДИ уткәрү координаторлары катнашында республикакүләм җыелыш узды. Җыелышта белем бирү сыйфатын арттыру мәсьәләләре, шулай ук 2015 елда бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм үткәрү перспективалары хакында фикер алыштылар.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, эшлекле сәфәре кысаларында, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында булуы, Татарстан Республикасы мәктәп укучылары, студентлары һәм укытучылары белән очрашуы планлаштырылган.