Татарстанның берьюлы дүрт урта һөнәри белем бирү оешмасы Россиянең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү оешмалары исемлегенә керде

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның берьюлы дүрт урта һөнәри белем бирү оешмасы октябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган “Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы” конкурсы лауреаты булды. Алар – Түбән Кама технология көллияте, Е.Н.Королев ис. Түбән Кама политехник көллияте, Түбән Кама индустрия техникумы, В.П.Лушников ис. Казан нефтехимия көллияте. Конкурс лауреатларына “Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы” алтын медале һәм дипломнар тапшырылды. Түбән Кама индустрия техникумы “Производство белән хезмәттәшлек итүче иң яхшы техникум” номинациясендә дә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International