«ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсының икенче этабы дәвам итә

2014 елның 7 ноябре, җомга
Агымдагы елның март аенда башланган «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә конкурска 110 мең бала кушылган.
Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 125 мең шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Тукай, Саба, Алексеевск, Теләче, Буа, Бөгелмә, Биектау районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, “IT-чемпион” конкурсы кысаларында мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Конкурсның икенче этабы 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International