РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик белемне камилләштерү кысаларында педагогик югары уку йортын тәмамлаучыларына бәя бирү проектын булдырды. Югары уку йортын тәмамлауга булачак укытучы кулына дипломнан тыш, үз казанышларыннан торган протфолио да алачак. Портфолио эшкә алучыга укытучы вакансиясенә дәгъва кылучыларның осталыгына һәм белеменә бәя бирүдә ярдәм итәчәк. Портфолионы кәгазь һәм электрон вариантта эшләргә планлаштыралар.