Казанда беренче республикакүләм фән фестивале уздырылачак
2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
10-12 ноябрьдә Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты базасында Татарстан гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында I Республика фән фестивале уздырылачак. Фестиваль, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын стимуллаштыру максатларында, үткәрелә.
Фестивальда катнашучыларның эше проект командалары форматында (республиканың һәр муниципаль районыннан берәр команда) оештырылачак. Алар табигый, техник һәм гуманитар фәннәр буенча 3 секциягә бүленәчәк. Фестиваль кысаларында катнашучыларның эшләреннән (фәннең өстенлекле юнәлешләре, технологияләре һәм техника белән бәйле макетлар, үрнәкләр яки файдалы модельләр) КИТТУ-КХТИның институтлары, факультетлары һәм кафедралары экспозицияләре оештырылачак. Фестивальда катнашучыларны әйдәп баручы галимнәрнең фәнни-популяр лекцияләре көтә. Моннан тыш, муниципаль командалар үзләренең проектларын яклап экспертлар каршында чыгыш ясый. "Химград" технополисы, "Идея технопаркы, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы һәм химия буенча П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында да булу каралган.