Татарстан укучылары - Халыкара математика турнирында җиңүче

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә Саров шәһәрендә югары сыйныф укучылары арасында “А.Н. Колмогоров истәлегенә кубок” дип исемленгән XVIII Халыкара математика турниры узды. Әлеге турнирда республикабыз данын яклаган тугызынчы сыйныф укучылары (Әмир Ягудин һәм Камилә Мөхәммәтшина, Артур Бикеев (Казан шәһәренең 113нче лицее), Алия Хәсәнова (Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе), Яков Шубин һәм Рәсүл Хакимуллин (Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе)) беренче урынны яулады һәм яшүсмерләр лигасында Кече кубок белән бүләкләнде.

“А.Н. Колмогоров истәлегенә кубок” турнирында Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән мәктәп укучылары катнаша. Кубокның жюри составына математикага сәләтле балалар белән эшләүче әйдәп баручы белгечләр, мәктәп укучыларының Бөтенроссия математика олимпиадасының методик комиссиясе әгъзалары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International