Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәдәният учреждениеләренә йөртү проекты әзерләгән
2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер –министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте.
Аның фикеренчә, укытучылар, беренче чиратта, балаларга белем бирү һәм белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Ә мәдәни-күңел ачу чараларын балаларның каникуллары вакытында яки дәресләрдән соң уздыру кулайрак. “Балалар дәресләрне күбрәк калдырган саен, белем дәрәҗәсе ныграк какшый”, - диде ул журналистларга.
Ул, шулай ук, мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю хакында да сүз алып барды. Бу мәсьәләне ул бик җитди дип атады һәм әти-әниләрдән бу уңайдан килгән шикаятьләрнең кимемәвен дә әйтеп узды. Шуңа да ТР мәгариф һәм фән министры, республика прокуратурасы белән киңәшмәләр үткәргәннән соң, Яңа елга кадәр мәктәпләрдә балалардан өстәмә акча җыюны бөтенләй тыярга, дигән карарга килгән.
Мәктәпләрдәге ниндидер мәсьәләләрне әти-әниләр хисабына чишәргә ярамый, дип саный министр Энгель Фәттахов. Мәктәпләрдә акча җыюны тыюны ул коррупциягә каршы алып барыла торган эш икәнен дә ассызыклады.
“Безнең балаларыбыз театр-музейларга йөрергә тиеш һәм без моңа беркайчан да каршы булмадык. Тәрбия белән белем бирү процессы бергә алып барылырга тиеш. Әмма кайбер мәгариф оешмаларында укытучылар хәтта үз акчаларына билетлар сатып алырга мәҗбүр − бу дөрес гамәл түгел”, - диде министр. Бу эшне Энгель Фәттахов системалы итү яклы. Балаларны мәдәни чараларга алып бару проекты инде булдырылган, һәм 13 ноябрь көнне мәгариф һәм фән министры аны мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә тәкъдим итәчәк.
Әлеге проект нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре белән килешү төзиячәк, мәдәният учреждениеләренә бару өчен уку графигында аерым көннәр билгеленәчәк, баланың чарага баруы ирекле булуы исәпкә алачак, мәдәни чарага билетлар әти-әниләргә шәхси очрашуда, әти-әниләр җыелышлары вакытында тәкъдим ителәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз