Татарстан укытучысы “Россия Ел тәрбиячесе -2014” конкурсы финалында катнаша

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

10-15 ноябрьдә Мәскәүдә “Россия Ел тәрбиячесе -2014” V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы уздырыла, анда Россиянең 62 төбәгеннән тәрбиячеләр катнаша. Конкурста Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы логопеды Виолетта Тарасова Татарстан Республикасы данын яклаячак. Шуңа кадәр ул “ТР Ел тәрбиячесе-2014” республикакүләм конкурсында җиңгән.

Конкурс чаралары берничә турда уза. Элек конкурста катнашучылар шәхси интернет-сайтларында эш тәҗрибәсен чагылдырган методик һәм башка авторлык эшләнмәләрен урнаштырган.

Финалда конкурсның тагын ике этабы узачак. Берсенә иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чаралар темалары берләштерелгән. Катнашучылар эш тәҗрибәсен гамәлдә күрсәтәчәк. Бу этап нәтиҗәләре буенча иң зур балл җыйган 10 тәрбияче генә ярышларда катнашуларын дәвам итәчәк. Чираттагы турга ике чара кергән: “Мастер-класс” һәм “Түгәрәк өстәл”. Бу турның максаты - конкурста катнашучының һөнәри һәм шәхси сыйфатларын күзаллау, аның социаль һәм гражданлык позициясен ачу. Өченче тур чарасы интернетта реаль вакыт режимында транляцияләнәчәк. Шулай итеп, гомумрейтингта иң зур балл җыючы җиңүче булып танылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International