Татарстан педагогы “Россиянең ел тәрбиячесе” конкурсы финалистлары унлыгына керде

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Московский шәһәрендә (Мәскәү составына керә) “Россиянең ел тәрбиячесе-2014” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалының 10 лауреаты исемнәре игълан ителде. Бу исемлеккә конкурсның төбәк этаплары җиңүчеләре – иң яхшы 62 тәрбияче арасында үткәрелгән бәйге сынауларында югары нәтиҗәләр күрсәткән Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова да кергән.

Иртәгә, 14 нче ноябрьдә, Мәскәүдә конкурс лауреатлары мастер-класслар күрсәтеп, түгәрәк өстәлдә катнашачак. Ун конкурсант арасыннан иң яхшысы сайлап алыначак. Аның исемен жюри шул ук көнне игълан итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International