2014 елның 14 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлек мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, көллият һәм техникум директорлары катнашында Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Коллегиянең пленар утырышы барышында катнашучылар республика муниципаль берәмлекләрендә профориентация системасын яңарту хакында фикер алыштылар, Түбән Кама шәһәре мисалында профиль сыйныфларда укыту-тәрбия процессында иртә профессиналь ориентация программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Моннан тыш коллегиядә катнашучылар Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф оешмаларында булды, Яшел Үзән шәһәренең А.М.Горький исемендәге һәм “Серго ис. завод” ачык акционерлык җәмгыяте заводларының укыту-методик үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук Казан авиация институтының машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты филиалында булдылар.