17-19 ноябрьдә республика олимпиада үзәгендә III республика тарихи-хокукый турнир була. Анда Казан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Мамадыш, Лениногорск, Түбән Кама, Кукмара, Югары Ослан һәм Балтач районнарыннан сайлап алу турларыннан узган 18 команда катнашачак.
Турнир барышында 9-11 сыйныф укучылары тарих һәм хокук буенча тупланган белемнәрен тәҗрибәдә кулланырга өйрәнәчәк, фәнни эзләнүләрнең төп юнәлешләре белән танышачак, яңа фәнни-тикшеренү алымнарын үзләштерәчәк.
Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә КФУның юридик факультеты дәүләт теориясе һәм тарихы һәм хокук кафедрасы белән берлектә, "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында үткәрелә.
Җиңүчеләргз дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.