10-12 ноябрьдә Казан милли тикшеренү технологияләр университеты базасында беренче Фән фестивале үтте. Фестивальдә катнашучылар «IT-парк»та, «Идея» технопаркында, «Химград» технополисында булдылар. Биредә алар әлеге фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты һәм үзләрен берникадәр дәрәҗәдә булачак галимнәр итеп хис итә алды.
Катнашучылар проектларын “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында яклады.