15 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.
Балалар үсеше үзәге – 11нче номерлы “Батыр” балалар бакчасы 18 төркемгә исәпләнгән, биредә барлыгы 340 урын бар. Балалар бакчасында җиде төркем татар теленә укыту буенча, ясле яшендәге балалар өчен 6 төркем эшли.
Балалар бакчасында ике бассейн, татар телен укыту кабинеты, сенсорлы кабинет бар. Моннан тыш балаларда вокал һәм рәсем ясау сәләтләрен үстерү, шахмат уйнарга өйрәтү кебек өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру планлаштырыла.