2015 елда дәүләт имтиханын вакытыннан алда һәм төп этапта тапшыру өчен гаризаларны 1нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Агымдагы елны мәктәпне тәмамлаучы укучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны укыган урыннарында тапшыра. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм чит ил гражданнары исә дәүләт имтиханын тапшыру өчен муниципаль яки региональ мәгариф идарәсе органнарында теркәлергә тиеш.
Ә рус теле һәм география буенча БДИны 2015 елның 14 февралендә тапшырырга теләгән укучылар гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш. БДИ-2015не алдан тапшыру этабы 23 мартта башланып 24 апрельдә тәмамланачак. Төп этап 25 майдан 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Февраль аенда ук рус теле һәм географиядән имтихан тапшыру беренче мәртәбә оештырыла. Бу вакытта рус телен узган елгы чыгарылыш укучылары, географияне – 10нчы сыйныфта әлеге курсны тәмамлаган укучылар тапшыра алачак.