14 ноябрьдә Мәскәүдә "Россиянең ел тәрбиячесе-2014" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды һәм лауреатларның исемнәре аталды. Конкурс үткәрелә башлаганнан беренче тапкыр 10 лауреат арасына Казанның 151нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова керде. Ул конкурсның төбәк этабы җиңүчеләре - 61 тәрбияче арасында конкурс сынауларында югары нәтиҗәләргә иреште. Абсолют җиңүче дип Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәреннән балалар бакчасы музыка җитәкчесе Юлия Загорская табылды.Татарстан тәрбиячесе Мәскәү, Краснодар һәм Красноярск крайлары, Курган, Ленинград, Белгород, Кемерово, Чиләбе өлкәләре һәм Ненец автономияле округыннан килгән хезмәттәшләре белән бергә финалга чыккан. Ул барлык конкурс чараларында үзенең һөнәри осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәткән. Конкурс сынауларының соңгы көнендә Татарстан педагогы мастер-класс вакытында сөйләм телен үстерүнең гадәти булмаган технологияләре белән уртаклашкан. Ул үзенең эшендә дидактик синквейннарны ничек файдалануы хакында сөйләгән. Нәтиҗәләр ясалган көнне "Россиянең ел тәрбиячесе-2014" Бөтенроссия конкурсы финалчылары өчен SMS-тавыш бирү дә булган.