21 ноябрьдә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә югары уку йортлары сыйфаты мәсьәләләре буенча студентлар һәм абитуриентлар өчен on-line консультация үткәреләчәк.Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе һәм ведомство вәкилләре түбәндәге сорауларга җавап бирәчәк:
югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре;
1 курска кергәндә БДИ буенча минималь баллар;
югары уку йортының лицензиясе һәм дәүләт аккредитациясе булуы хакында мәгълүмат;
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан югары уку йортларының мәгариф турындагы законны саклау мәсьәләләре буенча тикшерү-күзәтү чараларын планлаштыру;
Хәзерге вакытта сораулар инде кабул ителә:
- электрон почта аша vuz@obrnadzor.gov.ru
- Skype аша live:vuz_8
- Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең социаль челтәрләрдәге битләрендә
21 ноябрьдә 12.00 сәг-тән 14.00 сәг-кә кадәр сораулар “кайнар линия” телефоны буенча кабул ителәчәк: +7 925 357 62 37.