Республикада “Бозда сак булырмын” конкурсы башланды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

2014 елның 13 ноябреннән 2015 елның 1 февраленә кадәр республикада башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бозда сак булырмын” балалар рәсемнәре конкурслары узачак. Конкурс Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә оештырылды. Конкурсның максаты –  сулыкларда үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, кышкы вакытта сулыкларда балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында кисәтү. 2015 елның 19 гыйнварыннан 1 феральгә кадәр иң яхшы хезмәт авторлары кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International