"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты сайтына көн саен 70 меңнән артык кеше керә

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.

Сайтка керүчеләр арасында Татарстан Республикасының зур һәм кечкенә шәһәрләре, район үзәкләре, авылларында яшәүчеләр дә бар. Виртуаль мәйданчыкта укытучы һәм китапханәчеләр, укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим ителгән. Сайтта "Иң яхшы мәдәни көндәлек", "Иң культуралы ата-ана", "Зилант баласына хат" (үзеңнең мәдәни кичерешләрең хакында) дигән бәйгеләр үткәрелә, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" - республикада быелгы уку елында (2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 26 маена кадәр) беренче тапкыр тормышка ашырылучы мәдәни белем бирү проекты. (ИЛЬМИРА СЮДА НУЖНО ВСТАВИТЬ ЧТО ОРГАНИЗОВАН МИНОБРНАУКИ РТ СОВМЕСТНО С МИНКУЛЬТОМ) Проектны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы.    

Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы китапханә челтәре аша бушлай "Мәдәни көндәлек" ала. Уку елы дәвамында алар тетар, музей, китапханә, кинотеатрларда төрле чараларда була; объектлар көндәлектә стикер яки мөһер белән билгеләнә. Беренче сыйныф укучысы көндәлек битләрен бизи, тәкъдим ителгән биремнәрне чишә, укылган китаплары, каралган концерт һәм спектакльләре турында яза. Проект кысаларында конкурс һәм акцияләр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International