2014 елның 4-12 декабрендә “Халыкара сәгать коды” халыкара акциясе кысаларында “Россиядә код сәгате” акциясе узачак.
Акция яшьләрдә мәгълүмати технологияләргә, информатика һәм программалаштыруны өйрәнүгә кызыксыну уяту, ИТ-белгечләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция кысаларында гомумбелем бирү оешмаларына тематик дәресләр үткәрергә киңәш ителә. Укытучылар өчен методик һәм мәгълүмати материаллар әлеге сайтта урнаштырылган http://www.coderussia.ru/.