Алабуга ятим балалар йортында Попечительләр советы үтте

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 елның 21 ноябрендә Алабуга шәһәре ятим балалар йортында Попечительләр советы үтте. Анда Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Геннадий Емельянов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова катнашты. Утырыш барышында катнашучылар ятим балалар йортының Яңа ел бәйрәменә әзерләнүе, балаларның “Кояш балалары” конкурсында, “Яшь репортер”, “Әбиемнең җылы куллары” проектларында катнашуы, кышкы каникул вакытында үткәреләчәк чаралар  турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International