Казанда 2015 елда мәгариф системасы өчен актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 елның 21 ноябрендә, Татарстан Республикасы  Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм  Educare компаниясенең генераль директоры Майк Тируман, өстенлекле мәктәп директорлары, республика укытучы-тьюторлары катнашында, Казан шәһәренең 33нче мәктәбендә “XXI гасырда белем бирүдә өстенлекләр”  темасына семинар узды.

Семинарда катнашучылар хезмәттәшләренең дәресләрендә булды, мәктәптәге белем бирү үзенчәлекләре белән танышты, шулай ук 2015 елда республика мәгариф системасы алдында торган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән мәктәпләрдә белем бирү процессына сингапур методикасын кертү хакында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International