20 ноябрьдә Буа муниципаль районындагы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция кысаларында «Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе», «Җиде буын җылысын сакла», «Тамырлары белән көчле безнең халык», «Шәҗәрә –истәлекләрдә» дип аталган 4 төрле секция эшләде.
Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган 246 укучы катнашты, 83 эш авторы конференциянең төп этабына чакырылды.
Конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 - 2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында узды.