2015 елның сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә “Робот техникасы” дип аталган яңа дәрес укытыла башлаячак. Бу хакта Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, конструкцияләү дәресләре хәзерге вакытта гамәлдә булган башлангыч мәктәп мәгариф стандартларында да каралган иде.
Роботлар конструкцияләү берьюлы берничә дәрестә алынган белемнәрне гамәлдә кулланырга ярдәм итә. Ул белем алу процессын тагын да кызыклырак итәчәк. Робот техникасы (яки конструкцияләү) курсы күп илләрдә инде мәктәпләрдә укытыла. Әлеге иҗат төре пространствода күзаллауны арттыра, чишү юлларын табарга өйрәтә һәм үҗәтлекне үстерә.