РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 200дән артык кеше яшәгән торак пунктларны, беренче чиратта авыл мәктәпләрен зур тизлекле интернетка тоташтыру буенча проектын гамәлгә кертә. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк хәбәр итте.
“Моннан тыш авыл мәктәпләрендә укучылар Россиянең иң яхшы укытучылары, шул исәптән “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр тарафыннан әзерләнгән видеодәресләрне карый алачак”, - дип ассызыклады Третьяк.