Югары уку йортына укырга кергәндә изложения өчен баллар өстәлми

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Физик мөмкинлекләре чикле булган чыгарылыш сыйныф укучылары сочинение урынына изложение яза алачак, тик бу очракта алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар ала алмаячак, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.  Россиядә мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш һәм югары уку йортларына кергәндә кабул итү имтиханы булып бердәм дәүләт имтиханы исәпләнә. Моннан тыш, 2014/15 уку елында БДИга сочинение өстәләчәк. Физик мөмкинлекләре чикле булган мәктәп укучылары сочинение урынына изложение яза алачак. Мәктәптә сочинение/изложение мәҗбүри, ә югары уку йортлары абитурентларны кабул иткәндә аның өчен ун баллга кадәр өстәмә балл куя ала.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International