2014 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбургта чәчтараш сәнгате буенча Европа чемпионаты узды. Ярышта Европаның 30 иленнән 2 мең кеше катнашты. Чемпионатта Россия командасы алтын медаль яулады.
Тәбрикләү пьедесталына Россия байрагын чәчтараш сәнгате буенча Европа чемпионаты җиңүчесе - Казан шәһәренең 41нче һөнәри көллияте студенты Татьяна Аширова күтәреп чыкты.