Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның II Республикакүләм форумы уза

2014 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның II Республикакүләм форумы узачак. Форумда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү һ.б. хакында фикер алышачак.

Әлеге Форумның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, ата-ана мәхәббәтенә аеруча да мохтаҗ булган  балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең уңай образын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International