29 ноябрьдә “Белем дөньясы” тапшыруы хоккей уены трансляцияләнү сәбәпле эфирга ярты сәгатькә алда чыгачак

2014 елның 28 ноябре, җомга
“Ак барс” – Нефтехимик хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 29 ноябрьдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерүне, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны һәм тагын башка темаларны яктырта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International