Казанда урта һөнәри белем бирү системасын хокукый яктан көйләү мәсьәләләре хакында Бөтенроссия семинар-җыелыш узды

2014 елның 28 ноябре, җомга

2014 нче елның 25 ноябрендә Казанда “Урта һөнәри белем бирү системасын хокукый яктан көйләү механизмнары һәм хокукларны гамәлгә кертү” дип аталган Бөтенроссия семинар-җыелыш узды. Җыелышта Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары киңәшчесе Марина Лукашевич һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары катнашты.

Семинарда катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасында укыту һәм тәрбия эшләрендә хокукый җайга салу белән бәйле булган үзгәрешләр һәм яңалыклар, Татарстан Республикасында аларның тормышка ашырылу үрнәкләре һәм механизмы мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International