Актаныш районында инновацион типтагы мәктәпләрдә белем һәм тәрбия процессын оештыру хакында фикер алыштылар

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
1 декабрьдә Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында муниципаль мәгариф органнарының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары һәм татар мәктәбе директорлары семинар-киңәшмәсе үтте. Җыелышта катнашучылар инновацион типтагы урта гомуми белем бирү оешмаларында белем һәм тәрбия процессын оештыру, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре, сәләтле балаларга ярдәм итү, укучыларның предмет олимпиадаларында катнашуы хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International