Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрүнең яңа моделе

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
2015 нче елда Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең персонифицияләнгән моделен тормышка ашыру планлаштырыла.
Квалификация күтәрүнең персонифицияләнгән моделе социаль үзгәрешләргә, мәктәпләрнең престижын һәм конкурентлыгын күтәрүдә белем бирүнең яңа сыйфатына ирешүгә, шулай ук 2020 нче елга кадәр Россия мәгарифен модернизацияләүгә төп таләпләрне үтәүгә юнәлтелгән.
Әлеге модель нигезендә һәр укытучы квалификациясен кайда һәм нинди формада күтәрүне өстәмә һөнәри белем бирү программаларының расланган реестрыннан ирекле сайлау хокукын алачак. Укытучы өчен үзенең һөнәри үсеш траекториясен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру мөмкинлеге булачак.
Бу хакта тулырак мәгълүмат
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International