Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү хакында фикер алыштылар

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
2014 елның 1 декабрендә Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге базасында дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм йомгаклау сочинениясен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда катнашучылар 9 сыйныф укучыларын гомуми белем бирү курсы буенча йомгаклау дәүләт аттестациясенә әзерләү, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүдә һәм үткәрүдә мәгълүмати технологияләрне куллану мөмкинлеге, шулай ук йомгаклау сочинениясен (иншасын) үткәрүдә технологик аспектлар хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International