Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Башкортостан Республикасында булды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Башкортостан Республикасында “Татар мәгарифе көннәре” уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.  Эшлекле сәфәре барышында Энгель Фәттахов Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында булды, биредә “Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында туган телләрне укыту” дип аталган пленар утырышта катнашты. Конференция барышында татар теле һәм әдәбиятын укыту һәм өйрәнүне оештыру, дәресләрне үткәрү буенча методик чаралар, туган тел укытучыларының һөнәри дәрәҗәсен арттыру һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International