Республикада “Тарих дәресләре” акциясе башланды

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
7 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Тарих дәресләре” акциясе башланып китте. Әлеге акция кысаларында 2014 елның декабреннән алып 2015 елның май аена кадәр Татарстан мәктәпләре югары сыйныф укучыларына Нәҗип Җиһановның “Җәлил” опера-поэмасын күрсәтү каралган. Операны беренчеләрдән булып күрер өчен Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл ветераннары, Казан шәһәре мәктәпләрендә укучылар, ата-аналар һәм укытучылар чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International