Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Укучыларның Фатих Кәрим исемендәге республика фәнни - гамәли конференциясе турында
2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
2015 елның 12 нче февралендә Казан шәһәре Совет районының ГБМБУ «110 нчы лицей» базасында Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Язучылар берләшмәсе җитәкчелегендә Укучыларның Фатих Кәрим исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциянең 2 нче турында Татарстан Республикасыннан 65 укучы катнашты. Аларның эшләре 2014 елның ноябрь, декабрь айларында оештыру комитетына килгән 397 эштән сайланып алынды.
Укучыларның чыгышларын Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм әдәбият әһелләре бәяләделәр:
Галиуллин Тәлгать Нәби улы – жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татарстан Республикасының фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, Россия гуманитар Академиясе әгъзасы;
Харисов Ренат Мәгъсүм улы – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт һәм РФ дәүләт премиясе лауреаты, РФ президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать буенча Президиум Советы әгъзасы;
Миңнуллин Роберт Мѳгаллим улы – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х. Андерсен исемендәге халыкара мактау дипломы иясе, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе;
Корбанов Рафис Харис улы – балалар шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе, атказанган сәнгать эшлеклесе;
Валеев Римзиль Салих улы – җәмәгать эшлеклесе, журналист, Россия татарларының федераль милли мәдәният автономиясе советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, шагыйрь Ф Кәримнең якташы;
Хәмидуллина Вера Петр кызы – Россия язучылары берләшмәсенең балалар әдәбияты буенча комиссия рәисе урынбасары, Татарстанн һәм Россия язучылар берләшмәсе әгъзасы;
Скворцов Артем Эдуард улы – филология фәннәре докторы, доцент;
Хәйбрахманов Рѳстәм Халит улы – филология фәннәре кандидаты, доцент;
Насретдинова Лилия Харис кызы – филология фәннәре кандидаты, КФУ-ның рус әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты;
Ибрагимов Марсель Илдар улы – филология фәннәре кандидаты, КФУ рус әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты.
Чарада чакырылган кунаклар һәм оештыру комитеты әгъзалары арасында Фатих Кәримнең кызы – Кәримова Ләйлә Фатих кызы, Исмәгыйлева Алия Ренат кызы – милли мәгариф милли бүлегенең төп консультанты, Нуреева Венера Нурмѳхәмәт кызы – Казан шәһәре Совет районының мәгариф бүлеге мѳдире, Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы – Казан шәһәре Совет районының мәгариф бүлеге мѳдире урынбасары, Мѳхәммәтова Фирдәүс Барый кызы – Казан шәһәре информацион методик бүлегенең Совет районы уку-методик секторы методисты, татар шагыйре Рөстәм Зәкуан һәм башкалар бар иде. Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясадылар, аларга уңышлар теләделәр. Конференцияне ачу тантанасында 110 нчы лицей укучылары (директоры О.А. Слипченко), Казан шәһәре Совет районының 213 нче номерлы балалар бакчасы (җитәкчесе Л.Х. Сарчина) чыгышлары булды. Татарстан Республикасы Милли музееның ѳлкән гыйльми хезмәткәре Дәминова Флюра Каюм кызы тарафыннан Ф. Кәрим белән бәйле музей экспонатлары турында презентация күрсәтелде. Тантанада Россия язучылары берләшмәсенең балалар әдәбияты буенча комиссия рәисе урынбасары Хәмидуллина Вера Петр кызы, Ф.Кәримнең иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, балаларны патриотик хис тәрбияләү эшенә өлеш керткән өчен, Л.Ф. Кәримова, Р.М. Харис, Р.М. Миңнуллин, Р.С. Валеев, Р.Ш. Сарчинны Халыкара Славян Академиясенең «Кояшлы эшчәнлек өчен» дипломнары белән бүләкләде.
Секция эшләре тәмамлангач, конференция буенча йомгак ясалды. Жюри әгъзалары чыгарган нәтиҗә буенча укучыларны бүләкләү оештырылды. Җиңүчеләр:
«Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы» секциясе :
Асламова Карина – Буа муниципаль районы «Р.З. Сагдеев исеменд урта гомуми мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы; Гыйләҗева Гүзәл – Түбән Кама шәһәренең «10 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен укыту мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы; Миңнуллина Алия – Казан шәһәре Мәскәү районының «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе» нең 10 нчы сыйныф укучысы;
«Татарстан язучылары иҗатында Бөек Ватан сугышы» секциясе :
Ашрапова Инзиля – Чирмешән муниципаль районы ГБМУ «Чирмешән лицее»ның 10 нчы сыйныф укучысы; Ниҗамиева Ләйсән – Казан шәһәре Вахит районы МАГБУ —«39 нчы номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче урта мәктәп»нең 9 нчы сыйныф укучысы; Хасбиева Гүзәл – Әтнә муниципаль районы МБГБМ «Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы;
«Рус әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы» секциясе :
Газизуллина Чулпан – Кукмара муниципаль районы МБГБУ «Зур Кукмара урта белем мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы; Каримова Элиза – Әгерҗе муниципаль районы МБГБУ «Абыйлы-энеле Буби исемедәге Иж-Буби урта мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы; Фазылҗанова Алсу – Югары Ослан районы МБГБУ «Октябрь урта мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы;
Җиңүчеләр, дипломнардан тыш, Ф.Кәримнең »Соңгы дәфтәр» исемле, Р.Сарчинның күптән түгел чыгарылган «Ф.Кәримнең тормышы һәм язмышы» китабы белән бүләкләнделәр. Конференциянең бу этабында катнашучылар сертификат янына шундый ук бүләк алдылар.
Конференциягә гомуми йомгак ясап, оештыру комитеты сәркатибе – 110 нчы лицейның директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан республикасы Язучылары берләшмәсе әгъзасы Р.Ш. Сарчин болай диде:
«Бу елда конференция республика күләмендә узды. Киләчәктә, Башкортстан, Мәскәү, Калининград өлкәсенең дә сорауларын истә тотып, Бөтенроссия күләменә күтәрелер дип ышанасы килә. Бу, шулай ук, сәләтле балаларны барлау, аларны тикшеренү эшенә тарту, Ф. Кәримнең иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, балаларны патриотик хистә тәрбияләү эшенә өлеш кертүче Россия һәм Татарстан язучылар иҗатын өйрәнү, Бөек Ватан сугышы турында җыелмалары җәмгыять аңында саклау, региональ һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга да өлеш кертү булып торыр иде».
Бу сүзләр конференциянең резолюциясе кебек яңгырый. Киләчәктә болар тормышка ашыр дип өметләнеп калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Илсур Һадиуллин "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаша
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, традициягә тугры калып, ел саен үткәрелә торган "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясеннән читтә калмады.
Сергей Кравцов: Педагогик югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен профильле кереш сынау кертеләчәк
23 декабрьдә педагогик белем бирүне үстерү ассоциациясе (АРПО) утырышы Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләргә бармау өчен температура нормаларын искә төшерә
24 декабрьдә, республикада бик салкын һава сакланачак.
Чаллы политехника көллияте Россиядә урта һөнәри бирүче 10 уку йорты арасына керде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 17 декабрьдә урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгына нәтиҗә ясадылар һәм урта һөнәри белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары һәм ведомство бүләкләре тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз