Бу көннәрдә Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Россиядәге Европа комиссиясе вәкилләрен Денис Данилидисны һәм Андрей Касьяненконы кабул итте.
Сөйләшүләр Казанда Европа көннәрен үткәрү турында барды. 5 ел кабат бу бәйрәм Мәскәүдә үткәрелә иде, 2008 елда беренче тапкыр Санкт-Петербургта һәм Архангелскийда, ә 2009 елда - Казанда узды. Проект Европа Союзы һәм урындагы хакимиятләр белән финансландыра. Бу проек оештыручылары Татарстанда бәйрәмне һәр елны уздырырга дип хыялланалар.
2010 елнын язында Казанда атаклы Европа һәм Россия сәяси эшлекләр дебатлары, чит телне укыта торган беркөнлек курслар, мәгариф программаларының презентацияләре узачак.
Справка өчен: Европа Союзының Татарстан белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеге 1998 елдан алып барыла. Шул елда Казан дәүләт университетында ЕС мәгълүматый үзәге ачылды. Европа Союзы студентлар, галимләр һәм киң җәмәгатьчелек арасында үзләренең эшчәлекләре турында мәгълүматны тараткан. 2008 елда Казанда “Европа мәктәбе” узды, анда 40 студент белем алды.