2008 елдан Халыкара мәктәп китапханәләре ассоциациясе (IASL) октябрь аен - Халыкара мәктәп китапханәләре ае дип игълан итте. Агымдагы елның темасы: ”Мәктәп китапханәләре: алгы планда”.
Халыкара мәктәп китапханәләре ае кысаларында Казан шәһәре Киров районының 15 гимназиясендә “Фәннәрне татар телендә укытуда мәктәп китапханәсенең роле. Гомуми белем бирү эчтәлеге яңартылу шартларында региональ дәреслекләр” дигән темага семинар киңәшмә узды.
Анда Татарстан Республикасы законнарында татар һәм рус телендәге текстларның тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Р.М.Миңнуллин, Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары И.В.Жукова, ТДГПУның физика факультеты деканы, дәреслекләр авторы В.Г.Гайфуллин, ТДГПУның педагогика кафедрасы профессоры Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының милли эшләр буенча урынбасары И.Р.Мөхәммәтов,ТР Фәннәр академиясе галимнәре, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгечләре, китапханәчеләр укытучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә мәктәп китапханәләре үсеше, галимнәр һәм укытучыларның хезмәттәшлеге нәтиҗәсе буларак, яңа стандартлар кертү уңаеннан дәреслекләргә яңа таләпләр, дәреслекләр эчтәлеген билгеләү технологиясе һәм аларның сыйфатын билгеләү системасы турында эшлекле фикер алышу булды.