Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясенең 4 федераль округында федераль университетлар төзү турындагы Указга кул куйды. Әлеге Указ “Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында” дип атала. Аның нигезендә Идел буе федераль университеты Казан дәүләт университеты базасында төзеләчәк.