Казан шәһәре, Идел буе районының муниципаль белем бирү учреждениесе «52 нче гимназия» базасында 2009 нчы елның 21 нче октябрендә «XXI гасыр башлангыч мәктәбе» укыту–методик комплекты эчтәлеге нигезендә икенче буын федераль дәүләт стандартлары таләпләрен гамәлгә кую» дигән проблемага багышланган республика семинары үткәрелде. Семинарда катнаштылар:Рожкова Марина Викторовна, п.ф.к., «Вентана-Граф» нәшер итү үзәгенең башлангыч белем бирү методисты (Мәскәү); Э.М.Садыйкова, ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире, муниципаль мәгълүмат-методик үзәкләрнең башлангыч мәктәпләргә кураторлык итүче методистлары, «XXI гасыр башлангыч мәктәбе» укыту–методик комплекты белән эшләүче һәм 2010/2011 нче уку елында Iсыйныфларны укытачак башлангыч сыйныф укытучылары. Республиканың 37 районыннан 136 педагог килде.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырылды:
- «XXI гасыр башлангыч мәктәбе» укыту–методик комплекты эчтәлегенең икенче буын федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирү дәрәҗәсе;
-башлангыч мәктәптә планлаштырылган нәтиҗәлелек;
-башлангыч мәктәптә планлаштырылган нәтиҗәлелекне бәяләү;
икенче буын федераль дәүләт гомуми белем стандартлары кысасында башлангыч мәктәптә филологик белем бирүдә яңа эчтәлек («XXI гасыр башлангыч мәктәбе» укыту–методик комплекты мисалында).