Бүген Ирландиянең Дублин шәһәрендә узган каратэ буенча XXXVII Европа Чемпионатыннан Рәсәйнең каратэ Вадо-кай буенча җыелма командасы кайтты. Аның составында Казан шәһәре Совет районының “Танкодром” Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче балалар да бар (тренер Осипова Л.А.).
Әлеге ярыштан безнең яшь спортсменнар ике алтын медаль яулады:
Анна Осипова - 1 урын (кумитэ буенча “16-17 яшьлек кызлар” категориясендә);
Константин Долгов - 1 урын (командалы кумитэ буенча “кадетлар” категориясендә).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа уңышларга ирешүләрен телибез!