Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР мәгариф һәм фән министры "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты
2015 елның 3 апреле, җомга
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында бүгенге очрашу ТР җыелма командасының 9-12 апрель көннәрендә Самарада узачак Идел буе федераль округы чемпионатында катнашуы алдыннан оештырылган. Татарстан командасы барлыгы 15 компетенциядә тәкъдим ителә: суыткыч һәм вентиляция техникасын эшләү, станокларда токарь эшләре, костюм дизайны, авыл хуҗалыгы машиналары, җиңел автомобильләрне ремонтлау, кондитерлык эше, пешекче осталыгы, чәчтараш сәнгате, эретеп ябыштыру технологияләре, коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре, плитка белән тышлау, мәктәпкәчә тәрбия, кирпеч салу, веб-дизайн һәм электр монтажлау. 16 кешедән торган ТР җыелма командасы республика турында җиңүчеләрдән төзелгән, әлеге этапта 500 дән артык кеше катнашкан. Әйтергә кирәк, Татарстан – 15 компетенциянең барысы буенча да осталыгын күрсәтергә җыенучы бердәнбер төбәк.
Энгель Фәттахов Самарада үз көчен сынап караячак яшьләрнең һәрберсе белән танышып чыкты, аларга округ этабында зур уңышлар һәм үзләренә тиңнәр табылмавын теләде. “Квалификацияле белгечләр әзерләү безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора, эшче һөнәрләрнең абруен арттыру зарур”, - дип белдерде министр һәм эшче һөнәрләр буенча чемпионатны республикада ел саен үткәрергә кирәк дигән фикерен җиткерде. Энгель Фәттахов быелгы призерлар һәм җиңүчеләр бүләксез калмас, дип тә ышандырды. Министр Татарстан данын яклаячак яшьләрнең дөньякүләм чемпионатка да барачагына ышанычын белдерде.
Түбән Кама агросәнәгать көллияте студенты, коры төзелеш белгече, штукатур Максим Владимиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре белән аралашканда, былтыр үзенең "WorldSkills Russia" II илкүләм эшче һөнәрләр чемпионатының финалында икенче урынны яулаган. Аңа шушы һөнәрне сайлавына Краснодарда “Кнауф” компаниясендә стажировка узу этәргеч булган. Киләчәктә ул эксперт булырга хыяллана һәм үзе дә яшьләрне өйрәтергә хыяллана.
Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Айсылу Сөнгатуллина республика этабында 10 лап көндәше арасында өстен чыккан. Ул Самарада узачак округ этабында да җиңеп чыгарга өметләнә. Киләчәктә дә ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә хыяллана. Айсылу сүзләренә караганда, аларны төрлечә сынап караганнар, шулай ук төрле экстремаль хәлләрдә дә гамәлләренә бәя биргәннәр.
"WorldSkills Russia 2015" чемпионатының финалы быел янә Казанда узачак. 19 нчы майдан 23енә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үз һөнәре буенча иң яхшысы исеме өчен 660 тан артык конкурсант көч сынашачак. Аларның күнекмәләренә Россиянең 70 төбәгеннән 590 эксперт бәя бирәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елның августында 2019 нчы елда "WorldSkills Compettiton" Дөньякүләм чемпионаты финалы кайда үткәреләчәге мәгълүм булачак. Искәртеп узабыз: Казан "WorldSkills International" дөнякүләм чемпионатын уздыру хокукына кандидат шәһәр булып тора.
Белешмә өчен. 2-3 апрель көннәрендә Казанда WorldSkills Russia 2015 төбәк чемпионаты кысаларында соңгы ярыш этапларының берсе узды. Яңа ресурс үзәге, Казан энергетика көллияте базасында Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай районнарыннан профильле белем бирү оешмалары студентлары “Электромонтаж” белгечлеге буенча иң яхшысы исеме өчен көч сынашты.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
«Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!» темасына Парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә узачак
9нчы февральдә Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2026 елның Парламент дәресенә старт бирелде. Ике атна дәвамында, 16-28 февральдә, республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри оешмаларында Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз» дип аталган Парламент дәресе узачак.
Тугызынчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак
2026 елның 11 февралендә 9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәреләчәк. Бу барлык чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри сынау - аннан башка дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм имтиханнарны тапшыруга кертмәячәкләр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясаячак
Министрлык гражданнарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2025 елдатөзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җәмәгать фикер алышуларында катнашырга чакыра.
8
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне белән котлавы
Хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр-эзләнүчеләр, укытучылар һәм язмышларын фәнгә багышлаучылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз