“Ел укытучысы-2015” республика конкурсында Казанның 151нче мәктәбе укытучысы җиңү яулады

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
17 апрельдә  Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды.

Татарстан Республикасы “Ел укытучысы” исеменә Казанның Киров районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 151нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова лаек булды. Ул сентябрь ахырында Казанда уздырылачак “Ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсында республика данын якларга тиеш була.

Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Рузилә Гарипова табылды. ТРның иң яхшы физика укытучысы – Буа районы Әлки төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Илдар Гыйниятуллин. Яр Чаллының 26нчы гимназиясеннән Гөлназ Курочкина исә республиканың иң яхшы математика укытучысы исеменә лаек булды.

Искәртеп узабыз: “Ел укытучысы-2015” һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау сынаулары 13-17 апрель көннәрендә Казанның 178нче Мәгариф үзәге базасында уздырылды. Аларда зона этапларында җиңгән 45 укытучы дәресләр, мастер-класслар үткәрде, күп санлы педагогик совет утырышларында катнашты, мәгариф проектларын яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International